Лаешта мәгариф һәм социаль яклау өлкәсендә эшләүче хатын-кызларга профилактик карау үткәрелде. Безнең районга «Камаз»автомобиле базасында күчмә маммограф килде. Медицина җиһазлары хатын — кызларны стационардан тыш рентгенологик тикшерү өчен билгеләнгән аппаратлар иртә стадияләрдә сөт бизе авыруларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Тикшеренү сөт бизенең яман шешенең клиник формаларын ачыкларга мөмкинлек бирә, алар УЗИ буенча билгеләнми.
Исегезгә төшерәбез, авыл халкын тикшерү өчен күчмә медицина комплекслары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча сатып алынды. Профилактик эш «Сәламәтлек саклау» милли проекты «Татарстан Республикасында онкология авырулары белән көрәш»региональ проекты кысаларында алып барыла.
Лаеш районы матбугат хезмәте