Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов бүген гражданнарны шәхси кабул итте. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, торак шартларын яхшырту һәм мәктәп белемен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, район җитәкчесе тарафыннан гадәттәгечә сишәмбе көнне кабул ителә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көннәрендә түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17. 8(84378) 2-57-27 телефон номеры буенча.
Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан,кабул итүгә саклану чараларын кулланып килүегезне сорыйбыз.
Лаеш районы матбугат хезмәте