"Быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын 1 миллион 900 мең беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк. Һәм безнең бурыч-бу вакыйга һәркем өчен чын мәгънәсендә якты булсын өчен барысын да эшләү. Бу 1 сентябрьдә булачак. Нәкъ менә бу көнне тулы эшне нормаль, көндезге режимда башларга әзерләнәбез. Әлбәттә, Роспотребнадзорның барлык киңәшләрен үтәп", - диде Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты һәм Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмәдә.
Сергей Кравцов, сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, уку елы башында укучыларның сәламәтлеге торышына көндәлек мониторинг ясау мәсьәләсе эшләнүен әйтте. Яңа шартларда эшне төгәл итеп төзергә барлык санэпид таләпләрне үтәп, бердәм дәүләт имтиханы үткәрүнең уңышлы тәҗрибәсе дә ярдәм итәчәк.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы яңа уку елы 17 миллион мәктәп укучысы, җиде миллион мәктәпкәчә яшьтәге бала, өч миллион укучы өчен җитәчәген билгеләп үтте. Гомумән алганда, 80 мең белем бирү оешмасы 27 миллион бала кабул итәчәк.