ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанның кайбер районнарында яшенле һәм көчле яңгырлар турында кисәтте.
Синоптикларның фаразлары буенча, пәнҗешәмбе аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә көнбатыштан бераз һәм уртача яңгыр явачак. Көндез явым - төшемсез, урыны белән көчле яңгыр. Көндез кайбер районнарда яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы 10-15 градуска булачак. Көндез максималь һава температурасы 15-20 градустан югарырак булачак.