Лаеш районында яшәүчеләр онлайн режимда түләүсез юридик ярдәм ала алалар

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында яшәүчеләр 2020 елның 20 августында 10 сәгать 00 минутта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан видеоконференция режимында (үткәрү урыны: Лаеш шәһәре, Первомайский ур., 39 йорт, икенче кат, район Советының зур залы) башкарма  законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырылган.

Чарада Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының территориаль бүлекләре һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Кызыксынган гражданнар һәм юридик затлар катнашуын сорыйбыз.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International