Төзекләндерү эшләре республиканың 41 районында һәм 2 шәһәр округында алып барыла.
"Безнең ишегалды" Президент программасы буенча ремонт эшләре Татарстанның 515 ишегалдында башланган. Татарстанның тагын 213 ишегалдында асфальт һәм бордюрлар җәю тәмамланган инде, төзүчеләр яктырту баганаларын монтажлыйлар һәм кече архитектура формаларын урнаштыралар.
Аксубай, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чистай районнарында барлык төзү-монтаж эшләренең яртысыннан артыгы башкарылган инде. Казанда үтәлеш проценты тагын да югарырак — 226 ишегалдының 209ында эшләр ахырына якынлаша. Татарстан ишегалларын яңартуның соңгы этабы балалар өчен уен комплекслары һәм спорт җиһазлары урнаштыру булачак.
Катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, "безнең ишегалды" программасы тулы күләмдә гамәлгә ашырыла, мондый карар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Төзекләндерү эшләре "Татнефть" компаниясе акчаларыннан финанслана.
Татарстан Президенты программаның төп бурычларының берсе — халыкның ишегаллары нинди булырга тиешлеген исәпкә алу, дип күп тапкырлар ассызыклады. "Халык төзекләндерү проектлары өстендә эшнең барлык этапларында катнашырга тиеш; кешеләр аларны ишетүләрен белергә тиеш, чөнки бу программа алар файдасына эшли", — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта әле эшләр башланмаган ишегалларында төзекләндерү планнарын тәкъдир итү дәвам итә. Очрашу датасын идарәче компаниядә, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең социаль челтәрләрдәге сайтында һәм аккаунтларында белергә мөмкин.
Агымдагы елда "Безнең ишегалды" Президент программасы буенча комплекслы төзекләндерү 1084 ишегалдында башкарылачак. Быел төзекләндереләчәк барлык объектлар да "төзекләндерү картасы"на төшерелгән.
2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. 5 ел эчендә Татарстанда 6,7 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк.
Программа мәҗбүри эшләр җыелмасыннан торган ишегалларны комплекслы төзекләндерүне күздә тота: юлларга асфальт салу, гамәлдәгеләрен асфальтлау һәм яңа тротуарлар булдыру, эскәмияләр һәм чүплекләр урнаштыру, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар өчен уен комплексларын урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру.
Төзелеш эшләре башланырга өч көн кала, һәр ишегалдында, төзекләндерүнең финал планы белән, объект паспорты урнаштырыла. Аның буенча йортларда яшәүчеләр ишегалдында эш барышын контрольдә тота ала. Программаны тормышка ашыру барышы турында хәбәрләр кайнар линия номеры буенча 8 (800) 27-520, социаль челтәрләрдәге Instagram да, ВКонтакте да кабул ителә.