Атна буе, 12-19 сентябрь көннәрендә молодая.семья сайтында онлайн форматта Бөтенроссия яшь гаиләләр форумы узачак. Аның кысаларында Росмолодежьның грант конкурсы узачак. Форумда 30 яшькә кадәрге катнашучылар социаль әһәмиятле проектларга ярдәм итү өчен 1,5 млн.сумга кадәр акча алырга мөмкин: студентлар инициативалары, социаль лифтларны үстерү, иҗади яшьләр инициативасы, патриотик тәрбия, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм, яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара мөнәсәбәтләр, гаилә кыйммәтләрен һәм яшьләр медиасе.
Грант конкурсына гаризалар кабул итү 2020 елның 6 сентябрендә Мәскәү вакыты белән 23.59 сәгатьтә myrosmol.ru сайтында төгәлләнәчәк.
Шулай ук, барлык катнашучылар өчен дә белем һәм психология, гаилә, бренд, яшүсмерләр өчен үзбилгеләнеш кебек интенсив программа каралган, психологлар, табиблар, дин әһелләре, сәясәтчеләр белән ачык вебинарлар узачак. Яшь гаиләләр тәҗрибә уртаклаша, экспертлар белән дискуссияләрдә һәм очрашуларда катнаша һәм үз балаларын уникаль социаль-танып-белү программасы белән мавыга алачак.
Моннан тыш, форум кысаларында яшь гаиләләр бергәлеген формалаштыру, хәзерге дөньяда коммерцияле булмаган оешмаларның роле, партнерлар эзләү һәм җәлеп итү, яшь гаиләләр клубларының акселерация программасына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
Форумга теркәлү myrosmol.ru сайтында уза һәм 2020 елның 16 августына кадәр дәвам итәчәк.