Татарстанда 1 сентябрьдән 22 меңнән артык сыйныф җитәкчесе күбрәк ала башлаячак. Хәзер аларга 5 мең сум күләмендә өстәмә акча каралган. Бу хакта ТР премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
"2020 елның 1 сентябреннән башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы дәүләт оешмаларының һәм муниципаль белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчесенә ай саен 5000 сум күләмендә акчалата бүләк билгеләү", - диелә документта.
Карарның үтәлешен Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы контрольдә тотачак.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү кертү бурычын куйды.