Тиешле карар Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 116 нчы утырышында кабул ителде.
Республика Президентын сайлауларда тавыш бирү өчен 2 төр бюллетень әзерләнәчәк: тавышларны кулдан санау һәм тавышларны санауның техник чаралары өчен .
- Татарстан Президентын сайлауга 2 937 257 сайлау бюллетене әзерләнәчәк, шул исәптән тавышларны санауның техник чараларын (сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын) кулланып тавыш бирү өчен – 98 900 сайлау бюллетене, - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Тавышларны кулдан санау өчен сайлау бюллетененең тексты рус һәм татар телләрендә бастырылачак. Теркәлгән кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә һәм сайлау бюллетененең бер ягында урнаштырылачак.
Татарстан Президентын сайлау 11, 12 һәм 13 сентябрьдә узачак. Бердәм тавыш бирү көне статусы 13 сентябрьгә беркетелгән.
Лаеш районы матбугат хезмәте