Проектны ничек дөрес итеп әзерләргә һәм аны гамәлгә ашырырга – бу хакта Лаеш районында "Татарстан-Мөмкинлекләр территориясе " мәгариф маркетында сөйләделәр. Лаешта чираттагы "Яшьләр вакыты" автобусы тукталды. Безнең яшьләр уңышлы кешеләр белән танышып кына калмадылар, төрле проектлар турында да белделәр, Татарстан Яшьләр министрының беренче урынбасары Тимур Сөләймановның кыйммәтле киңәшләрен дә алдылар.
"Безнең район – киләчәк образы" проект сессиясе бик җанлы узды. Идеяләр арасында-яшьләр ММЧын булдыру һәм үстерү, кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, тарихи кыйммәтләрне саклау, музыкаль фестивальләр оештыру һәм башкалар. Балалар ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм район хакимияте вәкилләреннән шундый киңәшләр алдылар.
Исегезгә төшерәбез, һәркем үз тәкъдимнәрен РФ времямолодых16.РФ сайтында кертә ала.
Быелгы автобус туры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән "яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты" концепциясе кысаларында уза. Акция барышында яшьләр яңа объектлары буенча фикер алышулар, республиканың яшьләр парламентына кандидатлар катнашында дискуссияләр һәм дебатлар, район җитәкчеләре белән очрашулар уза. Автобус маршрутын "Татарстан яшьләре" социаль челтәрләрендә, времяолодых16.рф сайтында күзәтеп була.