ТР Президенты дәүләт хезмәткәрләренең вазыйфаи окладларын арттыру турында Указга кул куйды

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру турындагы указга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.

"Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең вазыйфи окладлары күләмен исәпләү өчен тәэмин итүче белгечләр" категориясендәге 3 нче разрядлы белгечнең вазыйфи окладының күләме 1,03 тапкыр индексацияләнергә тиеш, ул 11 498 сум тәшкил итәчәк",-диелә документта.
Шул исәптән эшчәнлекне техник тәэмин итүне гамәлгә ашыручы республика дәүләт органнары хезмәткәрләренең хезмәт хаклары да артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International