17 августтан Татарстанда җәмәгать урыннарында перчаткаларны мәҗбүри йөртү гамәлдән чыгарыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
"Перчаткаларны мәҗбүри йөртү гамәлдән чыгарыла. Мөрәҗәгатьләр бик күп. Бар җирдә дә кул эшкәртү чаралары бар һәм булырга тиеш. Булган җирдә без перчаткаларны мәҗбүри киюне алабыз", - диде ул.
Шул ук вакытта, элеккечә үк, җәмәгать урыннарында битлек кияргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, 17 августтан республикада театрлар, кинолар, концерт заллары һәм цирк эшенә кайта.