Сәрия Сабурская янә ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп сайланды. Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 12 нче утырышында депутатлар әлеге карарны бертавыштан кабул иттеләр.
Омбудсмен вазыйфасына Самбурская кандидатурасын ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. Ул аны "кеше хокукларын яклау өлкәсендә профессиональ эшлекле"дип атады.
"Татарстан Президенты Сәрия Сабурскаяның ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп биш еллык срокка сайлануына кандидатурасын тәкъдим итте, — диде Сәфәров. — Ул бу институтка йөкләнгән бурычларны уңышлы хәл итә. Халыкка хокукый тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Күпьеллык эш тәҗрибәсе бар".
Сәрия Сабурская Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын 2010 елның 8 июленнән башкара.