Бөтенроссия халык санын алу Татарстан территориясендә 2021 елның апрелендә узачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде .
"Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карар бирә: 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә Бөтенроссия халык санын алуны үткәрергә", — дип хәбәр ителә документларда.
Районнарда җирле үзидарә органнарына 2020 елда һәм 2021 елның беренче яртыеллыгында административ-территориаль берәмлекләрне үзгәртеп кору һәм географик объектларның атамаларын үзгәртүне үткәрмәскә киңәш итәләр.