Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов пандемия чорында республикада бизнеска ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Министр сүзләренә караганда, кече бизнес субъектларының 30% тан артыгы салым һәм җыемнар буенча кичектерелгән.
40 меңнән артык эшкуар 2,6 млрд. сумнан артык суммага субсидия алды.
Татарстанда 75 меңнән артык үзмәшгуль кеше 2019 ел өчен салымнарны кире кайтарудан файдаланган. Аларга барлыгы 140 млн. сум кире кайтарылган.
16,7 млрд. сумлык 2 меңнән артык кредит реструктурлаштырылган. 15,2 млрд. сумлык 5 600 артык ташламалы кредит бирелгән. 8,2 млрд. сумлык 3,6 меңнән артык ташламалы ипотека кредиты бирелгән.
Шулай ук Татарстан Хөкүмәте зыян күрүче тармаклар эшкуарлары өчен дәүләт милкен арендалау буенча кичектерү кертте. Казнадагы мөлкәт буенча барлык КУЭ субъектларына апрель — июнь айларында кичектерелгән. Әгәр бизнес зыян күрүчеләр исемлегенә эләккән икән, апрель-июнь айларында дәүләт милкен арендага бирүдән азат итү каралган. 62,5 млн. сумлык 206дан артык килешү төзелгән.