Татарстанда балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

2020 елның 21 августы, җомга

Татарстанда балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук товарларны сайлаганда гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча кайнар линия эшли башлады. Республика халкына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе хезмәткәрләре консультация бирәчәк.

Сораулар бердәм консультация үзәгенең тәүлек буе эшли торган телефоны буенча кабул ителә: +7(800)555-49-43. Белгечләргә консультация алу өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга мөмкин: +7(843)221-90-16 (көн саен 9.00-дән 17.00-гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00-дән 13.00-гә кадәр тәнәфес); +7(843)273-15-83 (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне – 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International