2020 елның 19 августында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ЦУКС ОДС 112 системасы буенча ике катлы күпфатирлы йортның фатирында яну турында хәбәр килде.
Биектау ПСХ көчләре һәм чаралары 1 БИС номерлы янгын рангы буенча җибәрелгән.
Янгын нәтиҗәсендә 5 кв.метр мәйданда әйберләр салынган шкаф һәм диван янды. Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Янгынның сәбәбе-ут төртүдән.
Әлеге фатирда күп балалы гаилә - әби, әни һәм 3 бала яшәгән (алар приютта 28.06.2020 елдан бирле булган). Гаилә социаль яклау бүлегендә имин булмаган буларак исәптә тора. 2020 елда Биектау районының социаль яклау бүлеге муниципаль район хисабына 2 автоном янгын хәбәрчесе урнаштырган. Янгын вакытында аларның берсе эшләгән, бу янгынны үз вакытында ачыклауга һәм 7 кеше тәшкил иткән йорт подъездының 1 һәм 2 катларында яшәүчеләрне мөстәкыйль эвакуацияләүгә ярдәм иткән.
Янгын сүндерү өчен РСЧСДАН 21 кеше һәм 9 берәмлек техника, шул исәптән Россия ГТХМ нан 14 кеше һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителде.