2013 елның 11 февралендә, районның тулы булмаган, күп балалы, азкеремле гаиләләреннән 8 бала, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бирелгән путевкалар буенча, Чистай районының "Раздолье" лагерына җибәрелде. Смена 21 көнгә исәпләнгән. Смена барышында, оештыручылар тарафыннан әзерләнгән көч һәм сәламәтлекне торгызуга юнәлдерелгән чаралар үткәреләчәк. Уку турында да онытырга туры килмиячәк, сәламәтләндерү белән бер рәттән укулар да алып барылачак.