Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында Республика ремонт программасы кысаларында яңартылган "Звездный" балалар сәламәтләндерү лагерендә булды. Лагерь "Сәләт" яшьләр хәрәкәте базасы булып тора.
Лагерьны яңарту 2019 елда башланды. Бу вакыт эчендә биредә 7 балалар корпусы ремонтланды, воркаут, футбол һәм волейбол уеннары өчен мәйданчыклар төзелде. Шулай ук ашханәне һәм административ блокны ремонтладылар, җылылык һәм электр челтәрләрен ясадылар. Лагерьда 220 бала, 18 вожатый һәм 60 хезмәткәр урнашачак.
ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов хәбәр иткәнчә, "Звездный" да яңадан торгызуга кадәр җәйге сменалар узган. Салкын вакытта корпуслар җылы пушкалар белән җылытылды. Ремонт эшләреннән соң лагерь базасында ел әйләнәсе профильле яшьләр сменалары үткәрү планлаштырыла. Лагерь бөтен республикадан һәм Россия төбәкләреннән сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне үстерү өчен терәк мәйданчык булачак.
Татарстан Президенты лагерь инфраструктурасы белән танышты һәм «Сәләт»хәрәкәте активы белән очрашты. Профильле сменаларның директорлары һәм вожатыйлары Рөстәм Миңнехановка "Сәләт " 2020 елгы җәйге кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләделәр, шулай ук үзләренең методик эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр.
"Безне киләчәк, милли гореф-гадәтләребез, туган телебез, мәдәниятебез бик борчый. Сез бу юнәлештә бик зур эш башкарасыз, һәм без сезнең белән милли байлыгыбызны саклап кала алабыз", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада "Адымнар" белем бирү полилингваль комплекслары челтәре үсә. Татарстан Президенты полилингваль мәктәпләрдә "Сәләт" тәҗрибәсен һәм эшләнмәләрен кулланырга тәкъдим итте.
"Сезнең эшегез бик кирәк. Мондый актив, битараф булмаган яшьләр белән без республикабыз файдасына күп нәрсәгә ирешә алачакбыз", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Президенты "Сәләт – Шәхес" профильле сменасының традицион линейкасында катнашты.