Татарстанда +26 градуска кадәр җылытачак

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Бүген, 24 августта, Татарстанда җылы, әмма шул ук вакытта дымлы һава торышы да көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә явым-төшем ихтимал, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Моннан тыш, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан төшәчәк. Уртача төньяк-көнбатыштан исүче җил булачак.
Караңгы вакытта һава температурасы +7дән +12 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава 21-26 градуска кадәр җылыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International