Татарстанда атна ахырына +29 градуска кадәр җылытачак

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Бу атнада Татарстанга җылы һава торышы кайтачак. Атна ахырына һава 29 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәгә Татарстан территориясендә җылы һава торышы саклана. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 21-26 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә явым-төшем ихтимал, әмма көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә Татарстан антициклон йогынтысында узачак. Кыска вакытлы яңгырлар һәм җылы һава торышы көтелә: төнлә-11-16 градус, көндез — 24-29 градус.

Әмма шимбә көнне тагын һава шартларының начарлануы көтелә. Һава торышы тотрыксыз булачак, яңгырлар һәм яшенле яңгырлар, ә температура сизелерлек кимиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International