26 августта Федераль педагогик совет булачак

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Турыдан-туры трансляция 10:00 сәгатьтә башлана һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Одноклассники» социаль челтәрендәге укытучыларның һөнәри берләшмәсе мәйданчыгында илнең барлык педагоглары өчен дә ачык булачак.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Федераль педагогик советы яңа уку елы алдыннан үткәрәчәк, анда БДИ нәтиҗәләре, уку елы башлану һәм башка күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов барлык төбәкләрдән килгән укытучыларның сорауларына җавап бирәчәк, педагогик җәмәгатьчелеккә ярдәм итү буенча киләчәк адымнар, квалификацияне әзерләү һәм күтәрү программалары, шул исәптән цифрлы грамоталылык буенча да, мәгълүмат белән уртаклашачак. Мәгариф процессында катнашучыларның сәламәтлеген саклау буенча Роспотребнадзор белән уртак эш темасына аерым игътибар биреләчәк.

Дата һәм вакыты:26 август, Мәскәү вакыты белән 10: 00.

Мәйданчык: турыдан-туры трансляцияне Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Одноклассники» социаль челтәрендәге укытучыларның һөнәри берләшмәсендә карап булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International