2013 елның 12 февралендә, Лаеш техник-икътисад техникумының актлар залында, Лаеш шәһәре Советының отчет утырышы үтте. Көн тәртибендә 3 сорау каралды. Беренче сорау буенча, Лаеш муниципаль районы Лаеш шәһәре Башкарма комитетының 2012 елдагы эшчәнлеге һәм 2013 елга максатлары белән Лаеш шәһәренең Башкарма комитет җитәкчесе А.Н. Ватомов чыгыш ясады. Икенче сорау белән, Лаеш муниципаль районы Лаеш шәһәре Советының 2012 елдагы эшчәнлеге буенча Лаеш шәһәре башлыгының урынбасары Н.С. Гаврилова чыгыш ясады. Өченче сорау, Лаеш шәһәрендәге 2012 елдагы тәртип торышы буенча, майор полиции Олег Александрович Красницкий чыгыш ясады. Утырыш беткәч һәркемнең шәхсән үзен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булды.