Лаеш районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе узды

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Бүген Лаеш районында булачак беренче сыйныф укучыларына букчалар һәм кирәк-яраклар тапшырдылар.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен уздыру күркәм традициягә әверелде. Бу, чыннан да, кирәкле кешеләргә ярдәм күрсәтү.

Шулай ук югары баллга ия булган чыгарылыш сыйныф укучыларын да бүләкләделәр-алар безнең районда быел 27 кеше.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International