Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа уку елында мәктәпләр һәм колледжлар эше буенча тәкъдимнәр бастырды

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Яңа уку елы алдыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы РОО, һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм кадет мәктәпләре директорларына яңа уку елы башлануны оештыру буенча тәкъдимнәр юллады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уку елы башына эшне оештырганда гомуми белем бирү оешмаларында Роспотребнадзор һәм РФ Мәгариф Министрлыгының норматив-хокукый актларына таянырга киңәш итә.

Белем бирү оешмалары җитәкчеләренә үз мөмкинлекләрен исәпкә алып (өстәмә керү юлларын ачу, дәресләрнең сыгылмалы расписаниесен төзү, ризык кабул итү графигын төзү һ.б.), Роспотребнадзор һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык таләпләрне һәм рекомендацияләрен үтәү белән уку процессын оештырырга кирәк.

Тулырак мәгълүмәт Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International