Татарстанда 1 сентябрьгә кадәр саф һавада тавыш бирү өчен участоклар билгеләнәчәк

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Мобиль сайлау участоклары өчен мәйданчыклар Татарстанда 2020 елның 1 сентябренә кадәр билгеләнәчәк һәм килештереләчәк. Карар бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.

"Карар проекты белән без территориаль сайлау комиссияләренә 1 сентябрьгә кадәр мондый формаларда тавыш бирүне үткәрү зарурлыгын карарга, шулай ук йорт яны территорияләрендә һәм ерак торак пунктларда тавыш бирү датасын һәм вакытын билгеләргә кушабыз", — дип, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков карар проектын укыды.

Тәкъдим Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары тарафыннан хупланды. Карар нигезендә шулай ук территориаль сайлау комиссияләре хезмәткәрләренә участокларны ачу турындагы карарны сайлаучыларга җиткерү йөкләнде.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә ТР Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар, Алабуга районы буенча республика Дәүләт Советына депутат сайлау, шулай ук муниципаль сайлаулар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International