Лаеш районы мәгариф системасының үсеш перспективалары турында август киңәшмәсендә фикер алыштылар

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Лаеш районында мәгариф хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган август киңәшмәсе узды, анда район мәгариф системасының нәтиҗәләре һәм перспективалары каралды.

Утырышта катнашучылар педагогның инновацион эшчәнлеге, дистанцион укыту формаларын кулланып белем бирү процессын оештыру һәм балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Рәсми өлештән соң тантаналы бүләкләү булды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International