Бүген Татарстанда эссе һава көтелә, көндез термометр баганасы +25-30 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар алмашынучан болытлы һава көтелә, күпчелек явым-төшемсез дип хәбәр итә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Төнлә һава температурасы +12дән +17 градуска кадәр булачак.