Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш районында "Биосфера Фиш" балыкчылык комплексының икенче чиратын ачу тантанасында катнашты

2020 елның 28 августы, җомга

Татарстанның Лаеш районында "Биосфера Фиш" балыкчылык комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Биосфера Фиш" комплексы елына 8 млн.данә чөгә балыгы җитештерүгә һәм Идел-Нократ төбәгенең балык запасларын яңадан җитештерүгә исәпләнгән.

Комплекс ачылышында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстан территориясенең 7% тирәсе сусаклагычларны, елгаларны һәм күлләрне били, аларда сәнәгый һәм һәвәскәр балык тоту бара, дип искәртте. Биологик төрлелекне саклау өчен сулыкларны ел саен балыкларга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, чөгә балыклары җитештерү буенча беренче завод 2018 елда эшләтеп җибәрелгән. Бүгенге көнгә бу проектка 625 млн. сум инвестиция кертелгән инде, бу-зур акчалар. Һәм инвестицияләр генә түгел, ә иң заманча технологияләр дә, дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов "Биосфера-Фиш" ҖЧҖ хуҗасы һәм инвесторы Владимир Малыгинга аның энтузиазмы һәм балык үрчетү комплексын үстерүе өчен рәхмәт белдерде.

Бер айдан биредә форель комплексы төзелеше башланачак, дип ышандырды Владимир Малыгин һәм ярдәм өчен барысына да рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International