Татарстанда 1 сентябрьдә традицион бәйрәм линейкаларын урамда үткәрү планлаштырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында белдерде.
"Роспотребнадзор таләпләре буенча, сыйныфлар арасында социаль дистанцияне үтәп, ачык һавада линейкалар үткәрергә планлаштырабыз, - диде мәгариф һәм фән министры. – Беренче, унберенче сыйныфлар һичшиксез булачак. Территория һәм социаль дистанция мөмкинлек бирә торган урыннарда, әлбәттә, тугызынчы сыйныфлар булачак. Бу мәктәпкә килүчеләр, шулай ук ук укуларын тәмамлаучылар өчен бәйрәм".
Республикада яңа уку елын штат режимында башлау күздә тотыла, дип ассызыклады Борһанов. "Узган уку елы катлаулы шартларда тәмамланды, без БДИ срокларын күчердек, ГДИ гамәлдән чыгардык", – дип искәртте ул.