Татарстанда һаваны рециркуляцияләү өчен җиһазлар сатып алыначак

2020 елның 28 августы, җомга

Татарстанда мәктәпләр өчен һаваны рецикуляцияләү өчен җиһазлар сатып алыначак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында хәбәр итте.

"Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык мәктәпләре өчен һаваны рецикуляцияләү өчен җиһазлар сатып алырга карар кылды. Үзәкләштерелгән рәвештә, республиканың бюджет акчалары хисабына.Бу эш хәзер алып барыла. Безнең Татарстан җитештерүчеләре әлеге программаны үтәргә әзер. Без бу мәсьәләләрне тиз арада хәл итәрбез дип уйлыйм", – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министры.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп һәм колледжларга яңа уку елын оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрде. Аларда, аерым алганда, Cavid-19 таралуына юл куймас өчен, һаваны зарарсызландыру приборларын кулланырга һәм  укучылар булмаган вакытта кабинетларны үтәли җилләтергә кирәк, диелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International