Никольский урта гомуми белем бирү мәктәбендә район семинары узды

2013 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

2013 елның 13 нче февраль Никольский урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус төркемнәрендә эшләүче татар теле укытучыларының  район семинары узды. Семинарның темасы: “Рус телле балаларга татар телен өйрәтүгә коммуникатив якын килү аша практик юнәлешне тормышка ашыру”.
    Беренче өлештә укытучылар 7 нче сыйныфта “ Хатларда - күңел җылысы”  дигән ачык дәрес карадылар. Дәрестә төп юнәлеш - укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү. Икенче өлештә  21 декабрь - Халыкара туган тел көненә багышланган сыйныфтан тыш чара булды. Анда мәктәп газетасы “Кнопка” ның  редколлегиясе үзләренең иҗат җимешләрен - газетаның февраль  санын тәкъдим иттеләр. Газета хәбәрчеләре татар, рус, инглиз  һәм әрмән телләрендә чыгыш ясадылар.Үз туган телләрендә җырлаучы, шигырь сөйләүче балалар беркемне дә битараф калдырмады.

   Өченче өлештә укытучылар район мәгълүмати үзәк методисты Хөсәенова Кадрия Хафиз кызының  “Укучыларның белем дәрәҗәсен индикатив бәяләү - укытучының һөнәри эшчәнлеге мониторингының мөһим компоненты” дигән темага мастер-класс карадылар. Район методик берләшмә җитәкчесе Разия Габдулхак кызы татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада эшләренә  анализ ясады.

   Семинар бик эшлекле формада һәм югары дәрәҗәдә узды. Без татар теле укытучылары Волкова Резидә Шамил кызына һәм Евграфова Гөлнара Шәһит кызына зур рәхмәтле.


   Рус төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик
берләшмә җитәкчесе Латыйпова Р.Г.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International