Татарстанда шторм кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.
Бүген 28-29 августта төнлә һәм киләсе көннең көндез республикада яшенле яңгыр, көчле яңгыр, урыны белән яңгыр көтелә. Татарстанлыларны җилнең секундына 19-24 метрга кадәр көчәюе турында кисәтәләр.