Бүген Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Лаешта «Ферекс» заводының гамәлдәге җитештерү бүлмәләрен карады, җитештерелә торган продукция линейкасы белән танышты, сыйфатны тикшерү бүлегендә булды. Җитештерү хәтта катлаулы көннәрдә дә туктап калмады, эшчеләр вакытында хезмәт хакы алалар.
Бүген «Ферекс» компаниясе төрле билгеләнештәге 50дән артык яктырткыч модельләрен җитештерә һәм аларны бөтен Россия һәм БДБ илләре буенча сата.