Татарстанда 1 сентябрьдә урамда уза торган линейкаларда 100 кеше катнаша алачак, бинада — 50 кеше. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.
«1 сентябрьдә линейкаларны безгә тыймыйлар, бездә булачак, әмма кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Урамда линейкада катнашучылар йөздән, ә бинада илледән артмаска тиеш», — дип аңлатты спикер.
Мәктәпләрдә башка күмәк чаралар кичектереләчәк.
«Мәктәпләрдә чаралар булачак, әмма алар параллель сыйныфлар белән бергә яки аерым сыйныфларда булачак. Бу мәктәптәге балалар санына бәйле», — диде Алсу Әсәдуллина.
Ата-аналарга мәктәпкә битлек киеп килергә кирәк булачак, дип искәртте ул.