Лаеш районы мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе
Якты чәчәк бәйләмнәре, сөйкемле мәктәп укучылары, өлкәннәр һәм өлкән сыйныф укучылары теләкләре, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан буләкләр, беренче кыңгырау, бик күп яңа тәэсирләр һәм хис-кичерешләр. Укучыларыбызны Яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйбыз!
Алда яңа казанышларга һәм җиңүләргә юлда күп эшләр көтә. Бары тик тырыш хезмәтләре, тырышлыклары белән генә куелган максатларга һәм уңышларга ирешергә мөмкин, чөнки нәкъ менә акыллы, грамоталы, иҗади шәхесләргә туган илнең, республиканың, районның киләчәген төзергә туры киләчәк.
«Гасыр яшә – гасыр укы» дигән күптәнге зирәклек бүген беркайчан да булмаганча актуаль. Заманча белем бирү уңышлы карьера өчен нигез булып тора. Цифрлы технологияләр, икътисадның фән сыйдырышлы тармаклары, тормышның барлык өлкәләрендә инновацияләр өзлексез белем бирүне һәм һөнәри күнекмәләрне даими камилләштерүне таләп итә.
Укучыларга һәм студентларга чын күңелдән белем үзләштерүдә үҗәтлек, ә укытучыларга һәм ата – аналарга-сабырлык, бетмәс-төкәнмәс энергия, көч һәм күтәренке кәеф телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International