Татарстанда төбәк әһәмиятендәге "Ак елга дельтасы" табигать тыюлыгы барлыкка киләчәк.Әлеге Карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
“Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карар бирә: Актаныш районы территориясендә региональ әһәмияттәге “Ак елга дельтасы" дәүләт табигать тыюлыгын оештыру турында Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының тәкъдимен кабул итәргә", – диелә документта.
Тыюлык ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты контролендә торачак, ул табигый комплексларны һәм биологик төрлелекне саклауны һәм торгызуны тәэмин итәчәк, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны булдырмаячак.