Республика клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсе Лаеш районында яшәүчеләрне күчмә тикшерүне уздыра башлады. Белгечләрнең консультацияләрен Егорьевка авыл җирлеге Каипы авылында яшәүчеләр алды.
Исегезгә төшерәбез, авыл халкын диспансерлаштыруны уздыру өчен «мобиль поликлиникалар» проекты бер ел элек Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелде. Ул вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән заманча күчмә диагностика, лаборатор җиһазлар белән җиһазландырылган терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог кабинетлары булган 4 мобиль комплекс сатып алынды.
«Бүген безнең өчен иң мөһиме — авыруларны алдан кисәтү өчен профилактика. Авылларда беренчел ярдәм күрсәтә ала торган ФАПлар бар, диспансерлаштыруның беренче этабын уза алалар, әмма анда медицинаның бөтен мөмкинлекләре юк. Хәзер без медицина ярдәмен тагын да үтемлерәк итәбез. Безгә профилактик эшне системалы рәвештә алып барырга кирәк», — дип билгеләп үтте ул вакытта Татарстан башлыгы.
Мобиль поликлиника югары үтәрлек автомобильләр базасында эшләнгән,бу ерак авылларда медицина тикшерүләрен үткәрергә мөмкинлек бирә.
Республикада терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог, заманча күчмә диагностика, лаборатор җиһазлар белән җиһазландырылган 4 мобиль комплекс эшли. Мондый поликлиниканың үткәрү сәләте көненә 70-100 кеше тәшкил итә.