Бүген, 2 нче сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, шулай ук секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил төньяк-көнбатыштан. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә термометр баганасы +12дән +17 градуска кадәр күрсәтеләчәк.
Көндез явым-төшемсез һава көтелә. Һава температурасы +22 градуска кадәр, ә көньяк-көнчыгышта — +24 градуска кадәр җылыначак.