Татарстанның мәктәп ашханәләре өчен азык-төлек белән җирле җитештерүчеләр тәэмин итә

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Татарстан мәктәпләрендә ашамлыклар әзерләгәндә җирле җитештерүчеләр продуктларына өстенлек бирәләр. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Гүзәлия Фомичева сөйләде.

"Безнең республикада укучыларны тукландыруны оештырганда җирле җитештерүчеләргә өстенлек бирелә", — дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.

Гүзәлия Фомичева мондый сайлау сәбәпләрен атады: беренчедән, продукциянең ничек җитештерелүен, икенчедән, ТР заводларында производство контроле үткәрелә, ягъни мәктәпләргә бара торган продуктларны лабораторияләрдә даими тикшереп торалар. Шулай ук җирле брендлар логистика буенча да ота, тиз бозыла торган продукция гимназия һәм лицейларга кадәр тизрәк барып җитә, барлык файдалы үзлекләрен саклап кала.

"Ягъни туңдырылган продукция түгел, ә яңа продукция китерелә ала. Һәм барысы да кыска вакыт эчендә җитәрлек", — дип аңлатты балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы.

Фомичева сүзләренчә, әгәр азык-төлек Татарстанда җитештерелми икән,алар мәктәпләргә башка төбәкләрдән китерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International