Татарстанда дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге төзеләчәк

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәген булдыру өчен Татарстанда 25 оешма билгеләнгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«Фән» илкүләм проекты буенча быел Татарстан «фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү» һәм «Россия Федерациясендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктураны үстерү» федераль проектларын гамәлгә ашыруда катнаша» , - дип сөйләде министр.
«Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәген булдыру өчен беренче проект кысаларында республикада 11 әйдәп баручы югары уку йорты һәм фәнни учреждение, шулай ук икътисадның реаль секторында эшләүче 14 предприятие билгеләнде. Үзәк эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре нефть химиясе, мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр, медицина һәм биотехнология булачак», – дип билгеләп үтте Борһанов.

Аның сүзләренә караганда, икенче проект кысаларында федераль бюджеттан 212 млн.сум күләмендә КФУ һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге 238 млн. сум күләмендә грантлар алачак.

«Татарстан территориясендә урнашкан әйдәп баручы фән үзәкләренең матди-техник базасын яңарту, һичшиксез, тиешле белгечлекләр буенча белем алучы студентлар һәм аспирантлар әзерләү сыйфатына йогынты ясаячак, тикшеренү бурычларын куюның яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк» , – дип саный Мәгариф һәм фән министры.

Татарстан икенче ел рәттән ике милли проектны – «демография» һәм «мәгариф»проектларын тормышка ашыруда катнаша. Быел тагын бер илкүләм проектны – «фән»не гамәлгә ашыру башланды.

Агымдагы елда өч милли проект буенча 8,5 млрд. сум җәлеп итү планлаштырыла, шул исәптән 3 млрд.сумнан артык – федераль бюджет акчалары. Республика финанславы, инфраструктур программаларны гамәлгә ашыру өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүлеп биргән бюджетның өстәмә чараларын исәпкә алып, 5,5 млрд.сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International