Киләсе атна башында Татарстанга эсселек +27 градуска кадәр кайтачак

2020 елның 4 сентябре, җомга

ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр иткәнчә, киләсе атна башында Татарстанда эссе һава торышы булачак.

Республика көньяк, көньяк-көнбатыш җилләре булган антициклонның көнбатыш өлешендә булачак. Якынча фаразларга караганда, Татарстанда җәйге җылы һава торышы көтелә, явым-төшем мөмкин түгел.

Дүшәмбе көнне көндез +20..+25°. Сишәмбе көнне термометр баганалары +22..+27°.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International