Бүген, 4 сентябрьдә, Лаеш районының «көньяк парк» торак комплексында 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.
Объектны төзү «Демография» милли проекты кысаларында алып барылды.
3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчаларында урыннар мәсьәләсен хәл итү-мәгариф өлкәсендә Татарстан Президенты программаларының төп казанышларыннан берсе.
Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2010 елдан 2019 елга кадәр 37 585 урынга исәпләнгән 239 яңа балалар бакчасы барлыкка килде.