Лаеш районында яшәүчеләр Лаешта Экстрим-паркны төзекләндерүнең өченче чираты концепциясе буенча үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Балалар мәйданчыклары, «урам» спорты белән шөгыльләнү өчен урыннар, пинг-понг уеннары өчен зона һәм башка бик күп нәрсәләр быел көздән үк ачык булачак. Якын арада беренче һәм икенче этап буенча эшләр төгәлләнәчәк. Әмма бу эш белән генә тәмамланмаячак, дип ышандыралар төзүчеләр. Өченче этап кысаларында биредә футбол кырын төзекләндерәчәкләр.
Фикер алышуларда Лаеш техникумы студентлары актив катнашты. Алар популяр спорт тематикасы буенча иҗтимагый киңлекләр булдыру буенча махсуслашкан @legato_architects командасына үз теләкләрен җиткерделәр. Аларның төп максаты-велосипедларда һәм скейтбордларда трюклар өчен мәйданчыклар булдыру. Барлык теләкләр дә исәпкә алыначак, дип вәгъдә иттеләр проектчылар.
Лаеш районы матбугат хезмәте