Бүген Лаеш районында ел саен уздырыла торган Horsch гамәли игенчелек буенча семинар узды. Аны үткәрү өчен традицион мәйданчык булып «Сәетов И.Р» КФХ территориясе тора.
Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм ведомствоның башка вәкилләре катнашты.
Очрашу кысаларында кунаклар алдында видеоконференцэлемтә режимында «Horsch Русь» ҖЧҖ сату җитәкчесе Виктор Лоренц чыгыш ясады. Ул җитештерүче компаниянең өстенлекләре турында сөйләде һәм авыл хуҗалыгы машиналарының соңгы модельләре белән таныштырды.
Чараны оештыручылар шулай ук кыр шартларында Horsch компаниясенең авыл хуҗалыгы машиналары эшен дә күрсәттеләр.
Илнур Сәетов сүзләренә караганда, мондый төрдәге очрашулар инде күптән традициягә әйләнде һәм тәҗрибә һәм белемнәр алмашу өчен яхшы урын булып тора.
Нәтиҗәле хезмәте һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен Илнур Сәетов Лаеш районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Лаеш районы матбугат хезмәте