Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 10 сентябрьдә 12 сәгатьтә Республика телеканалларының туры эфирында һәм социаль челтәрләрдә татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Рөстәм Миңнехановның туры эфиры быел билгеләп үтелә торган ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Татарстан Республикасының XXI гасырдагы төп уңышлары һәм казанышлары нинди, Республика ничек үсеш ала – бу һәм башка сорауларга ТР Президенты җавап бирәчәк.
Турыдан – туры эфир барышында алып баручылар – Дмитрий Аверкиев һәм Сергей Магданов-Татарстан Президентына республика халкын кызыксындырган иң актуаль сорауларны бирәчәкләр.
ТР Президентына сорауны «Татарстан 24» телеканалы редакциясенә 8 (843) 224-24-24 телефоны аша яки социаль челтәрләрдә бирергә мөмкин. Сораулар Татарстан Республикасының «ВКонтакте» да рәсми төркемендә, шулай ук Instagram берләшмәсе директорында кабул ителә.
Халыктан кергән барлык сораулар да теркәләчәк. Сораулар 9 сентябрьгә 21 сәгатькә кадәр кабул ителә.