Кравцов: авыл мәктәпләренә ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Авыл мәктәпләренә ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Казанда журналистларга Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

"Илкүләм проект кысаларында барлык авыл мәктәпләрен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә планлаштырабыз. Ә илдә андый мәктәпләр — 27 мең һәм Татарстанда алар аз түгел. Һичшиксез, авыл мәктәпләренә ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк. Чөнки без авылда мәктәп — социаль-мәдәни үзәк тә икәнен аңлыйбыз», - диде мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Кравцов укытучыларның ярдәменә, педагог статусын күтәрүгә, шулай ук цифрлы белем бирү технологияләрен үстерүгә зур игътибар биреләчәк, дип ассызыклады. "Цифрлы технологияләр традицион белем бирүне беркайчан да алмаштырмаячак. Әмма алар мәгариф өлкәсендә булган мәсьәләләрне һәм проблемаларны, традицион мәгариф системасын тулыландырып, хәл итәргә ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте ул.

РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча "Мәгариф" милли проекты тормышка ашырыла, дип искәртте Министр. "РФ Президентының 2030 елга кадәр милли максатлар буенча Указы кабул ителде, аның нигезендә турыдан — туры Мәгариф министрлыгына караган өч максат билгеләнде", - дип өстәде ул.

Бу, аерым алганда, Россиянең мәктәп белеменең сыйфаты буенча дөньядагы иң яхшы ун ил арасына керүе, гармонияле үсеш алган шәхес тәрбияләү һәм барлык балаларда талантларны үстерү.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов бүген Татарстанга килде. Казанда ул "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыру һәм 2030 елга милли максатларга ирешү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Кравцов шулай ук 2019 елда "Мәгариф" милли проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән объектларны да карады. Моннан тыш, ул "балалы гаиләләргә ярдәм итү" федераль проекты буенча ачылган консультация үзәге, "Яшь профессионаллар" федераль проекты буенча җиһазландырылган алдан һөнәри әзерлек үзәге эше белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International