Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында 2020 елның сентябрендә эшсез ата-аналар балигъ булмаган һәр балага 3әр мең сум күләмендә пособие алачак дигән карар барлыкка килде. Билгеләп үтелгәнчә, өстәмә социаль ярдәмне Россиянең 2,8 миллионга якын гражданы алачак. Карарны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 8,5 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.