Лаешлылар шәһәр көнен билгеләп үттеләр

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Җәмигъ мәйданында Лаеш халкы һәм кунаклары шәһәр көнен бәйрәм иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашты.

Барлык катнашучылар өчен дә спортчыларыбыз: каратистлар, көрәшчеләр, футболчылар, картингчыларыбызның күрсәтмә чыгышлары оештырылды. Шулай ук шәһәр һәм район оешмалары үз мәйданчыкларын тәкъдим иттеләр. Конкурс кысаларында иң яхшыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Оештыручылар барлык яшь категорияләре өчен дә ял урыннары булдырдылар: балалар һәм өлкәннәр вакытны күңелле үткәрә алдылар.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше концерт программасы белән башланып китте. Лаеш районының иң яхшы артистлары безнең халык һәм кунаклар өчен җырладылар һәм биеделәр. Татьяна Ларионова һәм Гүзәл Удачина үз шәһәре тормышына битараф булмаган кешеләрне һәм бөтен гомерен Лаеш файдасына багышлаган кешеләрне бүләкләделәр.

Тантаналы өлештән соң кунаклар һәм халык алдында "Австралия"квер-төркеме чыгыш ясады.

Бәйрәмнең кульминациясе-матур салют булды.

Соңыннан яшьләр өчен чакырылган ди-джей белән урам дискотекасы оештырылды.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International