Татарстан Республикасында өч көнлек тавыш бирү башланды

2020 елның 11 сентябре, җомга

Республикада Татарстан Президентын сайлау, ике округ буенча ТР Дәүләт Советына һәм РФ Дәүләт Думасына сайлаулар һәм муниципаль депутатлар сайлау булачак.

Татарстанда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республика халкына Татарстан Президентын һәм муниципаль депутатларны сайларга туры киләчәк. Ә ике округта — Алабуга һәм Түбән Кама районнарында ТР Дәүләт Советына һәм РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар да узачак.

Мобиль сайлау участоклары бүген 8.00 сәгатьтә ачылачак һәм 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Сайлау алды агитациясе иртәгәдән тыелачак. Традиция буенча, бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янында тавыш бирүчеләр өчен бушлай концерт булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International